Дәүләт Думасының милек, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары комитетында “Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре” Федераль законына үзгәрешләр кертү турында закон хәзерләнә. Ул бердәм геодезия һәм картография белешмәләре платформасын формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Бу хакта әлеге Комитетның рәисе Сергей Гаврилов белдерде:
- Төп бурыч – аерым яшәп килгән реестрларны, беренче чирратта су һәм урман реестрларын берләштерү. Ниһаять, бөтен ил буенча бердәм база булдырып, хокук билгеләүче мәгълүмат кенә түгел, объектлар белән кулланучылар, җир ресурслары сыйфаты турында белешмәләр алу да мөмкин булачак. Бу яңалык җитди рәвештә әлеге мәгълүматны алуны җиңеләйтәчәк, килешүләрнең ачыклыгын тәэмин итәчәк, торак төзү өчен мәйдан күләмнәрен арттырачак, – дип аңлатты ул.
Шулай ук әлеге закон картография эшләрен оештыручы барлык кулланучыларны һәм юридик затларны әлеге эшләр нәтиҗәләрен пространство белешмәләре фондларына җибәрүне мәҗбүр итәчәк.
Параллель рәвештә Пространство белешмәләре милли системасы формалаштыру эшләре дә алып барыла. Аның ярдәмендә федераль геодезия станцияләре челтәре, илнең мультимасштаблы карталары, күчемсез милекнең тулы һәм төгәл реестры, пространство белешмәләренең цифрлы платформалары, торак төзү өчен яңа җирләр әйләнешен күзәтү булдырылачак. Әлеге системаның беренче адымы булып 2021 елда дүрт пилот регионда үткәрелгән җир һәм күчемсез милек турындагы Бердәм мәгълүмати ресурс эксперименты тора. Бу тәҗрибәдә Татарстанның өч районы да катнашты (Әтнә, Питрәч, Яшел Үзән районнары).