Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеме чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министр урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов һәм Фондның геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин катнаштылар. Киңәшмәгә видеоэлемтә ярдәмендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәсе дә кушылды.
Катнашучылар Татарстан һәм Чуваш республикалары арасындагы чик проектына җир кишәрлекләре чиген туры китерү эшләре тәмамлануы турында белдерде. Башка субъектларга килгәндә, ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан үткәрелгән Татарстанның Самара өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы белән килешенгән чик проектын тикшерү нәтиҗәсендә кадастр хисабында торган җирлекләрнең Норлат һәм Яшел Үзән урманчылыклары белән кисешүләре табылды. Алга таба эшне дәвам итү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына, килешенгән чикләр проектына таянып, урман фонды участоклары чикләрен тәртипкә китерергә кирәк.
Соңыннан Чуваш Республикасы, Самара өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы белән РФ субъктлары арасында чикне билгеләү турындагы Килешүләр төзеләчәк.