"Роскадастр" гаммәви-хокукый компаниясе турындагы" РФ Хакимияте карары проекты 2022 елның 25 гыйнварендә Росреестр тарафыннан әзерләнде.Компания төрле гаммәви-хокукый функцияләр үтәү максаты белән, федераль һәм акционер оешмаларны реорганизацияләп, булдырыла.
Биредә "Россия күчемсез милек объектлары хисабы дәүләт үзәге", "Роскартография" АҖ, "Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурыасы федераль фәнни-техник үзәге" ФДБУ һәм "Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте кадастр палатасы" ФДБУ кебек оешмалар берләштереләчәк.
Компания Росреестрның Кадастр палатасы тарафыннан оештырылып килгән кайбер функцияләрне үз өтенә алачак, дип көтелә.