Татарстан чигенең урман участоклары белән кисешүе мәсьәләсен хәл итү тәртибе расланды

2022 елның 4 феврале, җомга

Татарстан Республикасы чиге буенча эш төркеме видеоэлемтә аша чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде. Биредә ТР президенты ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, ТР урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсе вәкилләре катнашты. 

Очрашу барышында Оренбург өлкәсе белән чикнең җир эшләрен формалаштыру вакытлары, шулай ук Чуваш Республикасы, Самара өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы белән чиктә булган реестр хаталары турындагы карар чыгару вакыт аралыгы сөйләшенде.

Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрлыгы белән субъектлар арасындагы (Самара өлкәсе, Марий Эл Республикасы) килешенгән проект чиге кадастр урман участоклары кисешүе сорауларын хәл итү тәртибе дә расланды. Киләсе атнадан белгечләр аны гамәлгә ашыра башлаячак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International