Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге Росреестрның үзәк аппараты һәм РФ субъектларының территориаль идарәләре белән берлектә оештырылган киңәшмәдә катнашты.
ВКС барышында катнашучылар тарафыннан РФ субъектлары арасындагы чикләр турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары һәм проблемалары каралды. Алар арасында: план-графиклар нигезендә җир төзелеше документларын тапшырмау, дәүләт тикшерүенә документлар җыю һәм юнәлдерү мәсьәләсе, графиклардан артта калу, экспертлар комиссиясе тарафыннан юнәлдерелгән искәрмәләр буенча төзәтелгән җир төзелеше документларын яңадан тапшырмау һәм башкалар.
Шулай ук катнашучылар Татарстан чиген билгеләү эшләре барышын карап, ЕГРНга беренче чиратта кертелергә тиешле республиканың 40 участогын да ассызыкладылар. Реестрны тулыландыру белән бәйле проблемаларны һәм өстенлекләрне күз алдында тотып, җитәкчеләр тарафыннан эшләрне алга алып бару буенча чаралар һәм төгәл вакытлар да билгеләнде.