Татарстанда республиканың торак пунтклар атамалары каталогын тулыландыру эшләре дәвам итә

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

 «ТР Пространство белешмәләре фонды” белгечләре тарафыннан Татарстан географик объектларын территориясендә компактлы яшәүче РФ халыклары телендә торак пунктлар атамаларын җыю һәм дөреслеген тикшерү эшләре алып барыла.

Иң элек Россия Федерациясенең башка халыклары күпләп яшәгән торак пунктлар билгеләнде. Хәзерге вакытта, ТР муниципаль районнарыннан җаваплар килгәч, андый халыкларның саны һәм составы ачыклана. Бу эш торак пунктлар атамалары каталогы төзелгәндә анда яшәгән барлык халыкларның теләкләре үтәлүе өчен башкарыла.

Беренчел мәгълүмат җыелганнан соң, атамаларны тикшерү өчен башка субъектларның фәннәр академияләренә һәм министрлыкларына җибәреләчәк. Шулай ук географик объектларның татар телендәге атамаларын ачыклау эше дә дәвам итә.

Әлеге эшләр Татарстан Республикасы географик объектлары атамалары электрон каталогын булдыру һәм алып бару буенча “ТР ПБФ” ДБУ дәүләт заказы кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International