Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда ВКС ярдәмендә Арча һәм Кайбыч муниципаль районнары белән берлектә генераль планнар, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен булдыру сораулары буенча киңәшмәләр узды.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге “Яшел Үзән шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеш департаменты” МУП җитәкчесе Павле Сергеев белән киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Удмуртиянең Кадастр бәяләве һәм күчемсез милекне техник инвентаризацияләү үзәгеннән килгән коллегалар булып китте. Әлеге оешма нигезендә Удмуртиянең пространство белешмәләре региональ фондын булдыру планлаштырыла.
Росреестр территориаль зоналар, торак пунктлар һәм җир участоклары чикләре турындагы белешмәләрне ЕГРНга кертүне җиңеләйтергә тәкъдим итте. Әлеге законопроаект норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылды.
ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан Татарстан географик объектлары территориясендә компактлы яшәүче РФ халыклары телендә торак пунктлар атамаларын җыю һәм дөреслеген тикшерү эшләре алып барыла.
Бүген видеоэлемтә режимында ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев җитәкчелеге астында Татарстан чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеменең атналык киңшмәсе узды.
Безнең хезмәттәшләр "Россия Чаңгы юлы - 2022" Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашып, 2 километр озынлыктагы дистанцияне җиңеп чыктылар.
Бүген ТР ПБФ хезмәткәрләре Казанның Республика кан үзәгендә чираттагы тапкыр кан тапшырды.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы астындагы “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда төбәк фондлары булдыру сораулары һәм тәкъдимнәре каралды.
12 февральдә Казанда «Россия Чаңгы юллары – 2022” Бөтенроссия массакүләм ярышлары үткәрелә. Биредә ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре дә катнашырга теләк белдерде.