ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре сораулары буенча “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсенең чираттагы бердәм киңәшмәсе узды.

"Яңа цифрлы чынбарлык: ЕГРН һәм пространство белешмәләре, Ясалма интеллект" регионара конференциясенең икенче көне секцияләр форматында "ЕГРН тулыландыру", Ясалма интеллект", "Кадастр бәяләве", "Пространство белешмәләре фабрикасы" темалары буенча дәвам итәчәк.

Кичә "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов һәм җир асты коммуникацияләре җыелма планын алып бару бүлеге җитәкчесе Петр Белов ФГИС ЕЦП НСПД булдыруга юнәлдерелгән чараларны координацияләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнаштылар.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген "ТР ПБФ" ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров Пермь шәһәрендә узучы "Яңа цифрлы чынбарлык: ЕГРН һәм пространство белешмәләре, Ясалма интеллект" регионара конференциядә катнаша. Оештыручылар - Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Пермь өлкәсе Хөкүмәте. Чара 2 көн дәвам итәчәк.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Удмуртия Республикасы белән чик урынын билгеләү соравы буенча Татарстан Республикасының зур эш төркеменең соңгы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкләде.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген торак пункт чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен кирәкле документларны әзерләү сораулары буенча киңәшмә узды. Биредә Татарстан Республикасы буенча “Росреестр ФКП” ФДБУ филиалы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм муниципаль районнарның вәкилләре катнашты.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген КФУның география һәм картография кафедрасы үзенең 218 еллыгын бәйрәм итә. Тантаналы чарада "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ җитәкчеләре - директор Айрат Усманов, беренче урынбасары Руслан Комаров, урынбасары Гүзәл Миндубаева һәм персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Никитина катнашты.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышка Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль Кадастр Палатасы вәкилләре катнашты.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

24 ноябрьдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры Ленар Сафин хезмәттәшлек турында Килешү имзалады. Әлеге документ, белем бирү программаларына кызыксыну үстерүдән һәм фәнни тикшеренүләрне бергәләп үткәрүдән тыш, пространство белешмәләрен тутыруда яңа чаралар иңдерүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International