ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

Бүген "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә ярдәмендә ТР Президенты Аппараты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, "Транснефть-Прикамье" АҖ, Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ вәкилләре белән торак төзелеше объектларына магистраль трубопроводларының рөхсәт ителгән аралыклар зоналары сораулары буенча киңәшмә үткәрде.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә аша Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчелеге, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды турындагы" 1133 номерлы (14.12.2018) ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәртүләр кертү турындагы" 222 номерлы (11.03.2022) ТР Министрлар Кабинеты Карары белән ТР Пространство белешмәләре фонды турындагы Нигезләмә расланды.

Мартның икенче якшәмбесендә Россия геодезистлары һәм картографлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 11 ноябрендәге Указы белән билгеләнгән Россия геодезия һәм картография хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә 1720 елның мартында Петр I Россия империясендә картографик төшүгә нигез салучы Указга кул куйган.


13
март, 2022 ел
якшәмбе

Чын күңелдән котлыйбыз!


11
март, 2022 ел
җомга

Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФ чиктәш субъектлар арасында кадастр чикләрен билгеләүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук кайбер республика закон проектларына үзгәрешләр дә каралды.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда Әгерҗе муниципаль районы белән берлектә территориаль планлаштыру схемасына (алга таба – СТП) төзәтмәләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды.

Бүген Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе башлыгы М.Д. Харитов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләр турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Түләүсез мәгълүмати ресурсның максаты - халыкка региональ һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләрен күрсәтү.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов 2021 елда оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International