Самара өлкәсе артыннан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасындагы чик кертелде. Нигездә чик урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре территориясе аркылы уза. Гомуми озынлыгы - 380,9 километр.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карары белән чикне билгеләү эшләрен башкаручы итеп Татарстанның Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.
Әлеге эшләр 2020 елда башланды, ә ике елдан октябрь аенда Татарстан Республикасы Президенты һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы тарафыннан регионнар арасында чикне билгеләү турындагы Килешүгә кул куелде.
2023 елның февралендә җир төзелеше эшенә Росреестрның дәүләт экспертизасыннан соң уңайлы нәтиҗә килде, аннан соң материаллар Татарстан Республикасы буенча Роскадастр ППК филиалына ЕГРНга белешмәләр кертү өчен тапшырылды.
Татарстан Ульяновск өлкәсе белән территориянең көньяк-көнбатыш өлешендә чиктәш. Биредә республиканың Норлат, Әлки, Спас, Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан. Чикне билгеләү вакытында аерым игътибар җирле халык үзенең хуҗалык эшчәнлеген алып барган торак пунктлар янындагы кишәрлекләргә бирелде.
Барлык бәхәсле сораулар буенча җирле үзидарә органнарына запрослар җибәрелеп, чынбарлыктагы чик турында мәгълүмат җыелды. Барлык бәхәсләрне уңышлы чишәр өчен унларча киңәшмә үткәрелде, өч тапкыр Ульяновскта сөйләшүләр узды, өч тапкыр җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм җирле халык катнашында чиктә урнашкан участокларга барып караулар оештырылды.
Нәтиҗәдә Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе арасындагы чик үзенең чынбарлыктагы тарихи урнашкан конфигурациясен үзгәртмәгән. Килештерү нәтиҗәсендә төрле документларда булган чикнең картографик күрсәтелешендәге аермалар буенча сораулар хәл ителде.
"Хәзерге вакытта ЕГРНга Татарстан Республикасының 5 чиге кертелде. Ел ахырына кадәр тагын 3 чикне (Чуваш һәм Удмурт республикалары, Киров өлкәсе) кертү буенча эшләр тәмамланыр, дип планлаштырыла", - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Роскадастр ППК филиалы директоры Артем Костин.