"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" учреждениесенә эшлекле визит белән "Дагтехкадастр" ДБУ директоры вазифаларын башкаручы Магомед-Тагир Гимбатов җитәкчелеге астында Дагестан Республикасы делегациясе килде. Җитәкчеләр җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә белән алмашыну масактыннан очрашты.
Дагестаннан килгән коллегаларга Фондның төп эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләп, шәһәр төзелеше документларын әзерләүнең һәм карталар эшләүнең кайбыр процессларын күрсәттеләр. Шулай ук кунаклар республикада "Пространство белешмәләре милли системасы" проекты һәм ГИСОГД булдыру турындагы мәгълүмат белән дә бик кызыксынып тыңладылар.