ТР Хөкүмәте "Татарстан Республикасының шәһәр төзелешен мәгъүлүмати тәэмин итү" дәүләт мәгълүмати системасы (ГИС) турында нигезләмәне раслады. Документ буенча, ГИСның рәсми сайтында Portalgisogd.tatar.ru республикада барган төзелешләр турында белешмәләр һәм территорияне үстерү буенча планнар урнаштырылачак.
"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ, нигезләмә буенча, ГИСОГДга урнаштырылачак геодезик һәм картографик материалларның яңалыгын тәэмин итүгә вәкаләтле Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы функцияләрен башкарачак.
Урнаштырылган белешмәләр, документлар һәм материаллар бөтен кеше өчен дә ачык булачак.