Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.
Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 657 торак пункт чиге кертелгән, тагын 43 чик «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалына кадастр хисабына кую өчен юнәлдерде. Барлыгы Татарстан буенча 1054 торак пункт өстендә эш алып барыла.