Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы чик узу турындагы белешмәләр кертелде. Нигездә чик урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре территориясе аркылы уза. Гомуми озынлыгы - 392,5 километр.
Татарстан Самара өлкәсе белән көньякта чиктәш. Күршедә Татарстанның Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән һәм Норлат районнары урнашкан.
Төбәкләр арасындагы чикне билгеләү процессы 2019 елда башланды. Беренчел картографик һәм кадастр материалларны җыю һәм өйрәнү нәтиҗәсендә 87 проблемалы участок табылган иде. Аларны хәл итү өчен ВКС режимында ике дистәдән артык киңәшмә үткәреп, өч тапкыр Самарага барып, сөйләшүләр үткәрергә туры килде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сүзләре буенча, нәтиҗәдә Татарстан һәм Самара өлкәсе арасындагы чик үзенең чынбарлыктагы тарихи урнашкан конфигурациясен үзгәртмәгән. Килештерү нәтиҗәсендә төрле документларда булган чикнең картографик күрсәтелешендәге аермалар буенча сораулар хәл ителде. Республиканың торак пункт өлешләре һәм сәнәгать объектлары икенче субъект составына күчмәде.
Шул рәвешле, Татарстан Росреестры белешмәләре буенча, хәзерге вакытта Татарстанның 8 күрше төбәк белән арасындагы чикләрнең дүртесе ЕГРНга кертелгән: Оренбург һәм Самара өлкәләре, Башкортостан һәм Марий Эл республикалары. Калган регионнар буенча - Чуваш һәм Удмурт республикалары, Ульяновск һәм Киров өлкәләре - эшләр дәвам итә.