Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислеге астында шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә буенча районнарның башкарма комитетлары, "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе, Росреестр идарәсе һәм Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы вәкилләре катнашты.
Казанда Kazan Digital Week — 2023 Халыкара форумы узды. Биредә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре дә катнашты.
Хәзерге көндә Татарстанның 608 муниципаль берәмлегенә кергән 3 119 торак пункттан 2 368 чик кадастр хисабына кертелгән. Төрле башкаручыларда 86 җирлекнең генераль планы эшкә алынган. Бу 314 торак пункт чиген кадастр хисабына куюны тәэмин итәчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин "Татар-информ" баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында милек белән идарә итү нәтиҗәсе, цифрлаштыру, хокук теркәү кирәклеге һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук министрлык астында эшләгән Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды эше әһәмиятен дә ассызыклады.
2023 елның 15 августында «Сызыклы амнистия» турында закон үз көченә керде, ул сызыклы объектларга (торба үткәргечләр, газ үткәргечләр, электр тапшыру линияләре һәм башкалар) хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен күздә тота.
Россия Федерациясе төбәкләре – Татарстан Республикасы белән Удмуртия Республикасы арасындагы чик Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелде. Чикнең төгәл озынлыгы 813 километр тәшкил итте.
Татарстан Республикасы халкы РФ Юстиция министрлыгының «Вправе.рф» дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм ала ала.
Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды, Татарстан буенча “Роскадастр” ГХК филиалы һәм Росреестр идарәсе вәкилләренең уртак киңәшмәсе узды.
“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ эшчәнлеге төп бурычларының берсе булып дәүләт хакимияте органнары яисә дәүләт учреждениеләре тарафыннан оештырылган геодезик һәм картографик тиушеренүләр нәтиҗәсендә җыелган пространство белешмәләрен һәм материалларын даими яңарту булып тора.
“Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХII Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне Казан федераль университетының Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасында узды.