Россия Федерациясе төбәкләре – Татарстан Республикасы белән Удмуртия Республикасы арасындагы чик Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелде. Чикнең төгәл озынлыгы 813 километр тәшкил итте.
Аңа кадәр Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика чиген билгеләү буенча эш алып бару йөкләнелгән иде. Эшләрне башкаручы итеп, министрлык боерыгы белән, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.
Чиктә Татарстан Республикасының Кукмара, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә һәм Актаныш районнары урнашкан.
Булган сорауларны хәл итү өчен ВКС режимында эшлекле очрашулар, Ижау һәм Әгерҗе шәһәрләрендә күчмә киңәшмәләр үткәрелде, шулай ук Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе чикләренең төен нокталарын билгеләү өчен уртак сәфәрләр оештырылды.
Төбәкләр арасында чикләрне билгеләү турындагы килешү узган елның декабрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 39 утырышында расланган иде. Агымдагы елның августында җир төзелеше эше Росреестрның дәүләт экспертизасын узып, уңай нәтиҗә алды. Аннан соң материаллар ЕГРНга кертү өчен “Роскадастр” ГХК филиалына тапшырылды.