Казанда Kazan Digital Week — 2023 Халыкара форумы узды. Биредә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре дә катнашты.
Пространство белешмәләре идарәсе җитәкчесе Петр Белов һәм югары төгәллекле позицияләү системасы белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Артемий Голубев форумның пленар утырышында булып, цифрлаштыру һәм эш процессларны камилләштерү өлкәсендәге алдынгы технологияләр белән танышу максатында күргәзмәне өйрәнеп чыктылар.
Өч көн дәвамында барган форумда 48 илдән 25 меңләп кеше булды. Форумның миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат белән алмашынуда ярдәм, импорт белән алышыну бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә яраклы фәнни-техник активларны туплау, халыкара хезмәттәлек өлкәсендә Россия Федерациясе алдынгылын нигез буларак технологик суверенитетны һәм белешмәләр суверенитетын тәэмин итү.