“Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХII Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне Казан федераль университетының Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасында узды.
Катнашучыларны кафедра җитәкчесе Владимир Безменов каршы алды. Ул университет диварларында геодезия фәне яралуы турында сөйләп, кафедра тарихы белән таныштырды. Аннан соң «EFT Group» ҖАҖ вәкилләре заманча геодезия җиһазлары турында лекция укып, үзләренең техникаларын тәкъдим итте. Кафедры доценты Ренат Загретдинов кунакларда зур кызыксыну уяткан шәһәр обсерваториясе буенча экскурсия үткәрде.
Соңрак, Энгельгардт исемендәге шәһәр читендәге Астрономия обесрваториясенә күченгәч, конференция кысаларында әзерләнгән докладлар тәкъдим ителде. Чара планетарийдә фәнни фильм карау белән төгәлләнде.
Барлык презентацияләрне сылтама аша карап була: https://fpd.tatarstan.ru/2023.htm?page=1