ЕГРНга Яшел Үзән районы җирлекләре территориаль зоналарын кертү эшләре бара

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды, Татарстан буенча “Роскадастр” ГХК филиалы һәм Росреестр идарәсе вәкилләренең уртак киңәшмәсе узды.

Катнашучылар агымдагы бурычларны һәм Яшел Үзән районы җирлекләре территориаль зоналарын Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләр барышын карап чыктылар. Шулай ук 2023 елның 13 июнендә чыккан “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 248 номерлы Федераль закон тарафынна кертелгән яңалыкларны гамәлдә куллану тәртибе турында да аралаштылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге закон буенча “Җир яисә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү турындагы”, “Россия Федерациясе Урман кодексын гамәлгә кертү турындагы” һәм “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы” законнарга үзгәрешләр кертелгән иде. Әлеге документны сылтама аша карап була: http://publication.pravo.gov.ru/document/0001202306130063?index=1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International