Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислеге астында шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә буенча районнарның башкарма комитетлары, "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе, Росреестр идарәсе һәм Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, министр шәһәр төзелеше документларын вакытында эшләү әһәмиятен ассызыклады, шулай ук белешмәләрне яңартуны һәм 2024 елның 1 гыйнварына кадәр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру эшләрен тәмамлау кирәклеген искә төшерде. Бу бурыч Татарстан, тагын 4 регион белән беррәттән, Милли пространство белешмәләре системасы программасын гамәлгә ашыру буенча пилот проектта катнашуы белән бәйле.
Соңрак доклад белән Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов чыгыш ясады. Ул террриториаль планлаштыру документларын әзерләүдә мөһим булып торган генераль планнар ясау өчен кирәкле беренчел мәгълүмат тапшыру кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук региональ фондны тулыландыру кысаларында актлар һәм материаллар тапшырмаган районнар исемлеге дә күрсәтелде. Аерым ФГИС ТП сайтына генераль план проектлары материалларын кертү, разработчиклар белән килешүләр төзү, генераль планнар һәм ПЗЗларга актуаль таләпләр, урман бистәләре чикләрен билгеләү сораулары каралды.
2019 елның 28 августында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов карары кысаларында район башлыкларына территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларының техник биремнәрен эшләп чыгаруда Фондны да катнаштыру тәкъдим ителгән иде. Шуңа бәйле районнардан барлык техник биремнәре Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына тикшерүгә җибәрү сорала.
Презентацияне тулысынча әлеге сылтама буенча карап була: https://fpd.tatarstan.ru/2023-god.htm