29 июльдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында” спорт һәм команда төзүче чараларында катнашу өчен хезмәткәрләр белән табигатькә чыгу оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты.
Очрашуда «Пространство мәгълүматларының илкүлм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Татарстан 20 сынау төбәге арасына керде, алар территориясендә гражданнар, дәүләт һәм бизнес өчен бердәм цифрлы ПМИС бердәм платформасының беренче сервислары эшләтеп җибәреләчәк.
Дуслык көненең төп максаты – кешеләр, мәдәниятләр, милләтләр һәм илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын искә төшерү. Бу көнне дөнья буенча халыклар, илләр, аерым кешеләр арасында дуслыкны пропагандалаучы бәйрәм чаралары уза. Башка мәдәниятләрне хөрмәт итү буенча семинарлар, тренинглар оештырыла.
Бүген торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертүгә комачау итүче төп хаталарны барлау буенча киңәшмә узды.
26 июльдә Менделеевск муниципаль районының Яңа Кокшан торак пункты янәшәсендәге чикне үзгәртү сораулары буенча Татарстан һәм Удмуртия республикалары вәкилләренең күчмә киңәшмәсе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев рәислегендә видеоэлемтә режимында территориаль планлаштыру документларына су басу зоналарын кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм Биектау муниципаль районы администрациясе җитәкчеләре очрашуы узды.
Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.
Кадастр инженеры көне 2008 елдан бирле бәйрәм ителә. 24 июль көне юкка гына билгеләнмәгән – ул көнне “Күчемсез милек дәүләт кадастры турында” 221нче номерлы Федераль закон кабул ителде.
2022 елның июлендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә “Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре үзәге” ФДБУ сайтында Россия Федерациясенең 12 төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен дә географик объектлар атамалары реестры яңартылып урнаштырылды.