Ф.Әһлиуллин Фонд турында: "Оешма зур юл үтте һәм пространство белешмәләре өлкәсендә компетенцияләрен арттырды

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин "Татар-информ" баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында милек белән идарә итү нәтиҗәсе, цифрлаштыру, хокук теркәү кирәклеге һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук министрлык астында эшләгән Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды эше әһәмиятен дә ассызыклады.

Май аенда узган KazanForumда бердәм пространство белешмәләре ресурсын булдыру темасы күтәрелгән иде. Татарстанда Пространство белешмәләре фонды бар һәм эшли. Ул нинди мөмкинлекләр бирә, үсеш перспективалары нинди?

– Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды 2019 елдан бирле эшли. Шул вакыт эчендә оешма зур юл үтте һәм пространство белешмәләре өлкәсендә компетенцияләрен арттырды. Нигездә, геодезик һәм картографик эшләр нәтиҗәсендә алынган пространство белешмләләрен һәм материалларын җыю, саклау, яңарту һәм тапшыру эшләре гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта федераль дәүләт программасын гамәлгә кертү тулы көченә алып барыла. Сүз Пространство белешмәләре милли системасы хакында. Татарстан пилот проектында катнаша. Бездән тыш, проектта тагын өч катнашучы бар - Краснодар һәм Пермь крае, Иркутск өлкәсе.

Республикада дәүләт программасы ашырыла башлаганнан бирле хуҗасы булмаган 700 меңләп объектлар табылды. Бүгенге көндә 377 мең объект буенча белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына инде кертелгән. Тагын 312 меңләп объект буенча мәгълүмат кертәсе кала.

Интервьюны тулысынча сылтама аша укый аласызhttps://www.tatar-inform.ru/news/fanil-agliullin-v-tatarstane-udalos-soxranit-rycagi-vliyaniya-na-klyucevye-predpriyatiya-5919426 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International