Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Биектау муниципаль районының Красносельский авыл җирлеге генераль планын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Биредә Татарстанның Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов һәм аның урынбасары Руслан Комаров та катнашты.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан муниципаль районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләп чыгару, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерү дәвам итә.
2022 ел ахырында Милли пространство белешмәләре системасы Татарстанда тәҗрибәле кулланылышка кертеләчәк, ә октябрьдә Казан үрнәгендә демостенд булдырылачак.
4 октябрьдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләренең атналык киңәшмәсе үтте. Биредә янәдән муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү эшләре каралды.
Ел саен октябрьнең беренче атнасы өлкәннәргә багышлана. Бу олы буын кешеләренә рәхмәт белдерү көннәре дә, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе әһәмияте турында искә төшереп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә.
Бүген Министрлыкта Татарстан елгалары буенда су саклый торган урман утыртмаларын булдыру мәсьәләләре тикшерелде.
Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына, шулай ук шәһәр төзелеше белән шөгыльләнүче бүтән юридик затларга һәм шәхесләргә, җир өсте һәм җир асты элемтәләренең урнашу урыны һәм аларның төп техник үзенчәлекләре турында төгәл мәгълүмат бирү өчен Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республиканың җир асты һәм җир асты элемтәләре планын төзү һәм алып бару өстендә эш башланды.
Квартира, бүлмә, йорт, җир участоклары һәм транспорт ияләре милек, җир һәм транспорт өчен салым түли.
“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләрне дәвам итә.