Татарстанда җирлекләрнең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге 19 вәкаләтләрен республикага тапшырмакчылар. Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның утырышында каралды.
Ул шәһәр төзелеше документларын әзерләү һәм әлеге эшчәнлекнең бердәм стандартларын тәэмин итү өлкәсендә нәтиҗәле эш өчен булдырылды. Депутатлар фикеренчә, мондый күчеш республика территориясендә территориаль планлаштыру, шәһәр төзелешен зоналау һәм төзелеш барышында бердәм сәясәтне гамәлгә ашырып, районнарда шәһәр төзелеше документларын вакытында һәм сыйфатлы итеп актуальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Документта хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләрнең күпчелегендә шәһәр төзелеше документлары эчтәлеге буенча искерүе һәм закон таләпләренә туры килмәве турында да искәртелә.
Муниципалитетлардан түбәндәге вәкаләтләрне дәүләт исәбенә алу тәкъдим ителә:
Шул ук вакытта җирле үзидарә органнары карамагында шәһәр төзелеше эшчәнлеген алып бару буенча иҗтимагый тыңлаулар, территорияләрнең комплекслы үсеше программаларына күпквартиралы йортларны кертү сораулары буенча гомуми җыелыглар үткәрү буенча вәкаләтләр калачак.