Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.
Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына әлеге ысул белән 1016 торак пункт чиге кертелгән.
Шулай ук Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан Алабуга һәм Кукмара районнары 2 торак пункт чиге әзерләнеп, “Роскадастр” ГХК филиалына Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен юнәлдерелгән.