Милек салымнарын түләү вакыты 2023 елның 1 декабрендә узды

2023 елның 8 декабре, җомга

Әгәр дә салым түләүче закон буенча билгеләнгән вакытка кадәр салымнарын түләмәгән икән, ул икенче көннән үк (2 декабрьдән) бурычлы булып санала.

Түләмәгән очракта, пенилар көн саен артып торачак, шулай ук суд аша бурычны түләттерү очрагында, бурычлы затка гомуми бурычтан 7 процент тәшкил иткән башкарма салым суммасын да түләргә туры киләчәк.

Аннан тыш, суд приставлары милекне читләштерүне тыярга, ә банкта расчет хисабы булган очракта, андагы сумманы бурычны түләүгә юнәлдертергә мөмкин. Шулай ук, суд карары буенча, эш бирүче бурыч суммасын хезмәт хакыннан алып кала ала.

Салым хезмәте белән аралашу уңайлыгы өчен төрле электрон сервислар булдырылган. Мәсәлән, Россия Федераль салым хезмәте рәсми сайтында Шәхси кабинет, "Налоги ФЛ" мобиль кушымтасы. Алар ярдәмендә бурыч турындагы мәгълүматтан тыш, үзегез өчен дә, балигъ булмаган балаларыгыз өчен дә онлайн салымны түләп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International