Бүген ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Федераль законнарга торак пунктлар, территориаль зоналар чикләренең җир кишәрлекләре чикләрен кисеп чыгуны бетерүгә, шулай ук торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләүгә һәм алар турында белешмәләрне Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне җайга салуга юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, Россия Федерациясе Җир кодексының торак пунктлар җирләре төшенчәсен һәм торак пунктлар чикләре төшенчәсен билгеләүче 83 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Шулай ук бу үзгәрешләр табигать дәвалау ресурслары булган һәм дәвалау-сәламәтләндерү урыннары, курортлар чикләрендә урнашкан җирләрдән файдалану һәм аларны саклау мәсьәләләрен җайга салуга юнәлдерелгән.
"Эшләнгән закон проекты белән федераль законнардагы үзгәрешләрне Татарстан Республикасы Җир кодексында чагылдырырга тәкъдим ителә», – дип аңлатты Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, закон проектын тәкъдим итеп.