Авыл хуҗалыгы министрлыгында югары төгәллекле техологияләр үсеше каралды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада югары төгәллекле технологияләр үсеше сораулары буенча эшлекле киңәшмә үтте. Очрашуда министрлык, ТР Пространство белешмәләре фонды һәм "Республика мәгълүмати-санау үзәге" АҖ җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар ТР агросәнәгать комплексын цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашып, цифрлы технологияләр кертү этаплары һәм АПК дәүләт мәгълүмати системасын булдыру турында сөйләштеләр. Әлеге система кулланучылар өчен аңлаешлы аналитикадан тора, аның ярдәмендә тармак буенча дөрес оператив мәгълүмат алырга, индикаторларга вакытында җавап бирергә һәм нәтиҗәле карарлар кабул итергә була.

Очрашу ахырында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының цифрлы трансформациясе тәҗрибәсен ТР Пространство белешмәләре фонды эшендә дә куллану мөмкинлеге каралды, шулай ук җитәкчеләр булдырылган системаны камилләштерү өлешендә алга таба хезмәттәшлек итү турында да килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International