Дәүләт Думасы "бакча амнистиясен" 2031 елга кадәр озайта

2023 елның 15 декабре, җомга

Дәүләт Думасы "бакча амнистиясен" 2031 елга кадәр озайтучы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Амнистия СНТның гомуми файдаланышта булган биналарга һәм корылмаларга кагылачак. Сүз 2004 елга кадәр төзелгән корылмалар турында бара. Хәзерге вакытта аларны кадастр хисабына куярга һәм дәүләт теркәвенә гадиләштергән тәртиптә алырга мөмкин.

Закон буенча әлеге нормалар эшләүдән 2024 елның 1 гыйнварында туктатыла, аннан соң корылмаларны суд аша гына теркәп булачак.

"Коммерция максатларын күз алдында тотмаган ширкәтләрнең гомуми файдаланышта булган милегенә хокуклар теркәүне тәмамлауны тәэмин итү максатында андый күчемсез милек объектларына гадиләштерелгән тәртиптә хокук теркәү мөмкинлеген озайтуны күздә тоткан федераль закон проекты булдырылды", - диелгән законның аңлатма язуында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International