Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшлекле визит белән Үзбәкстанның Милли университеты, "Альфраганус" университеты (Ташкент) һәм КФУ вәкилләре килде.
Кунакларга учреждение буенча экскурсия оештырып, төп җитештерү юнәлешләрен күрсәттеләр - генераль планнар, ПЗЗ эшләп чыгару, фондны һәм региональ электро картографик нигезен алып бару, торак пунктлар һәм республиканың чиген билнеләү, һ.б. Шулай ук кунакларга стереофотограмметик комплекс эшен дә тәкъдим иттеләр - ул территориянең 3Д-стереомоделен күрсәтү өчен кулланыла.
Очрашу ахырында Фонд директоры Дмитрий Лунегов пространство белешмәләре инфраструктурасын үстерү, геодезия һәм картография өлкәсендә заманча технологияләр куллану темасына киңәшмә үткәрде. Аннан тыш, катнашучылар шәһәр төзелеше документларын әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашып, алга таба да хезмәттәшлек итү турында килештеләр.