Атна дәвамында Татарстан Республикасы Пространство белешмәләрендә республика районнары белән онлайн һәм офлайн форматта киңәшмәләр узды.
“Татарстан Республикасы Милли пространство белешмәләре системасы” республика программасын булдыру кысаларында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Казан Федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты җитәкчеләре һәм җаваплы затлары очрашуы узды. Киңәшмәдә шулай ук “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ хезмәткәрләре дә катнашты.
Бүген Спас муниципаль районының территориаль планлаштыру документларын эшләү буенча эшлекле киңәшмә узды.
Бүген узган торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Комитет утырышында депутатлар республика һәм федераль закон проектларын һәм бердәм шәһәр төзелеше сәясәтен булдыру сорауларын карап чыктылар.
"ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Татарстанның Пространстволы планлаштыру институты дәүләт биремендә каралган техник биремнәрне килештерү сораулары буенча киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" вәкилләре катнашты.
Кичә Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының яңа билгеләнгән урынбасары Алмаз Кыямов “ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесе коллективы белән танышты.
Росреестр тарафыннан булдырылган “Милли пространство белешмәләре системасы” Бердәм цифрлы платформа” федераль дәүләт мәгълүмати системасы 4 регионда тәҗрибәле кулланылышка кертелде. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдертте.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан һәм Марий Эл республикалары арасындагы чик кертелде. Әлеге чик урман массивлары һәм авыл җирлеге хуҗалыклары аша уза. Гомуми озынлыгы 334 километр тәшкил итә.
Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышка Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин кушылды, биредә шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль Кадастр Палатасы вәкилләре катнашты.