ЕГРНга Татарстанның 2,7 меңнән артык торак пункты чиге кертелде

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстанның 372 торак пункты чиге турындагы белешмәләрне кертәсе калды.

Хәзерге вакытта 3119 торак пункттан 2747 чик турындагы белешмәләр бердәм реестрга кертелгән. Бу гомуми саннан 88% тәшкил итә. Шуларның 1048-е районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән билгеләнгән.

"ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан 29 муниципаль районга кергән 60лап җирлекнең генераль планы эшләнелә. Агымдагы айда Әгерҗе районының Сарсак-Умга авыл җирлеге, Азнакай районы Сукаеш авыл җирлеге, Алексеевск районы Сахаровка авыл җирлеге, Алабуга районы Яковлево авыл җирлеге, Кайбыч районы Федоровское авыл җирлеге һәм Менделеевск районы Монашево авыл җирлеге генераль планнары буенча эшләр тәмамланырга тиеш", - дип сөйләде Фонд директоры Дмитрий Лунегов.

Калган 372 торак пункт чиген кадастр хисабына куяр өчен генераль планнар һәм районнарның территориаль планлаштыру схемаларын эшләү буенча чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International