Хөкүмәт йортында республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2024 елның 1 кварталдагы эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре, шулай ук министрлыклар, ТР Рәисе Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Администрациясе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Кече нефть компанияләре белән хезмәттәшлек турындагы доклад белән ТР Пространство белешмәләре директоры Дмитрий Лунегов та чыгыш ясады. Ул катнашучыларның игътибарын территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларында ЗОУИТ һәм нефть скважиналарыннан минималь аралар зоналарын исәпкә алуга юнәлтте. 

- Кадастр хисабына ЗОУИТларны кертү эшләре бара, әмма әлеге процесс күп вакыт ала. Яңа төзелеш өчен территорияләр үстерү, җитештерү территорияләрен арттыру, туризм һәм ял объктларын торгызу - минут саен эшләнелүче хезмәт, дияргә мөмкин. Киеренкелекләрне киметүнең бердәнбер ысулы -  барлык нефть табу объектларыннан ЗОУИТларны, лицензияле кишәрлекләрне территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларында чагылдыру, - дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.

Шәһәр төзелеше документларын эшләү этабында хезмәттәшлек итү нефть компанияләренә алар эшләгән җирдә социаль һәм икътисады үсеше турында белешеп, башка кызыксынган затлар белән үз компаниясенең үстерү перспективаларын килештерергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International