Районнарның СТП проектларын, шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре генпланнарын эшләү буенча Методик киңәшләр расланды

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Районнарның территориаль планлаштыру схемаларын, шәһәр һәм муниципаль округларны, шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын  (әлеге документларга үзгәртүләр кертү проектларын) эшләүгә бердәм ысуллар формалаштыру максаты белән Россия Федерациясенең Икътисади үсеше министрлыгы тарафыннан 2024 елның 6 маенда әлеге проектларны җитештерү буенча Методик киңәшмәләр раслау турындагы 273 номерлы приказ бастырылды.

Әлеге документ 2011 елның 26 маенда чыккан "Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының генераль планнары проектларын эшләү буенча Методик киңәшмәләрне раслау турындагы" 244 номерлы приказны гамәлдән чыгара.

Яңа приказ белән ФГИС ТП порталында таныша аласыз: https://fgistp.economy.gov.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International