Фонд делегациясе эшлекле визит белән Әлки районына барып кайтты

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов җитәкчелегендә Фондның җитештерү идарәсе Әлки районына эшлекле визит белән барып кайтты.

Фонд хезмәткәрләре Әлки районы Администрациясе һәм "Хузангай" ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә районның шәһәр төзелеше документларын әзерләү сорауларын карап чыкты.

Шулай ук, очрашу кысаларында, катнашучылар Сихтермә-Хузангай авылында урнашкан Чувашиянең халык шагыйре Педер Хузангай музеенда да кунак булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International