Эшче төркем пространство белешмәләре кулланучыларын интеграцияләү этапларын башкару вакытын билгеләде

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

ТР Пространство белешмәләре фондында республиканың бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркемнең киңәшмәсе беркетмәсен гамәлгә ашыру сораулары буенча җаваплы вәкаләтле затларның очрашуы узды.

Катнашучылар республиканың пространство белешмәләре кулланучыларын интеграцияләү этапларын башкару срокларын карап чыкты. Аңа кадәр эшче төркем тарафыннан түбәндәге этаплар билгеләнгән иде:

- метабелешмәләрне каталоглаштыру;

- мәгълүмати системаларны анализлау, пространство белешмәләре кулланучылары кирәкләрен билгеләү;

- Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларын эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International