ТР Хөкүмәте "Татарстан Республикасының шәһәр төзелешен мәгъүлүмати тәэмин итү" дәүләт мәгълүмати системасы (ГИС) турында нигезләмәне раслады. Документ буенча, ГИСның рәсми сайтында Portalgisogd.tatar.ru республикада барган төзелешләр турында белешмәләр һәм территорияне үстерү буенча планнар урнаштырылачак.
Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ җитәкчелеге бүген "Татарстан Республикасының Пространстволы планлаштыру институты" ДБУ вәкилләре белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.
Норлат районының 5 торак пункт (урман бистәләре) чиге проектлары райо администрациясе тарафыннан килешенде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды урман бистәләре чикләрен билгеләү эшләре кысаларында әлеге торак пункт чикләре проектын әзерләп, районга һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына килештерүгә юнәлдергән иде.
Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы уртак киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында “Татарстан Республикасы Милли пространство белешмәләре системасы” республика программасын булдыру кысаларында эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
Бүген Фондта ООПТ чикләрен билгеләү һәм сурәтләү эшләре сөйләшенде.
Дүшәнбе ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов 2022 елда оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.
Узган ел составларында урман бистәләре булган авыл җирлекләре буенча мәгълүмат җыю башланган иде.
“Татарстан Республикасы Милли пространство белешмәләре системасы” республика программасын булдыру кысаларында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Казан Федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты һәм “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ җитәкчеләре һәм җаваплы затлары очрашуы узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.