26-27 августта Казанда Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Форум региональ һәм халыкара дәрәҗәләрдә тармак предприятиеләре арасында хезмәттәшлек чиген киңәйтү өчен нәтиҗәле мәйдан булып тора. Конференция исә геодезия, геомәгълүмати һәм картография индустриясе белгечләре һәм фәнни җәмәгатьчелеге өчен фикер алышу өчен традицион мәйданга әверелде.
Быел конференция барышында территорияләрнең тотрыклы үсеше өчен геодезия һәм геомәгълүмати системаларын куллану, заманча геодезия һәм картография җиһазларын куллану тәҗрибәсен өйрәнү сорауларын күтәрү, шулай ук кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә геодезия һәм геомәгълүмати технологияләр үсешенең мәсьәләләрен һәм перспективаларын ачыклау тәкъдим ителә.
Конференциядә катнашу бушлай.
Доклад белән конференциядә катнашу өчен 9 августка кадәр Пространство белешмәләре фондын һәм каталог алып бару бүлеге җитәкчесе Р.Р.Гиниятуллинның Rasul.Giniatullin@tatar.ru электрон почтасына заявка (ФИО, оешма, вазифа, телефон, доклад темасы) юнәлдерү сорала. Сораулар белән 8-843-222-87-86 телефон номеры аша шалтырата аласыз.
Форум расписаниесе һәм теркәлү тәртибе https://tatoilexpo.ru/, https://fpd.tatarstan.ru/ сайтларында урнаштырылачак һәм катнашучыларга өстәмә хәбәр ителәчәк.