Кичә ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнары территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Закон проекты һәм аңа карата картография материалларын Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан әзерләнде.
Закон буенча, Менделеевск шәһәренең бер өлеше Татар Чаллысы авыл җирлеге территориясенә кертеләчәк. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев аңлатканча, чикләрне үзгәртү кирәклеге Татар Чаллысы авыл җирлеге чикләрендә махсус икътисадый зона булдыруны планлаштырылу белән бәйле.
Парламент утырышында Түбән Кама районының «Түбән Кама шәһәре» һәм «Простинский авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул ителде.
Закон проекты төбәк әһәмиятендәге объектны - «Этилен 600» Индустриаль парк объектын урнаштыру һәм Түбән Кама муниципаль берәмлеге чикләрендә, шул исәптән Түбән Кама шәһәре территориясендә махсус икътисади зона булдыру максатларында әзерләнде.
Әлеге муниципаль берәмлекләрнең чиктәш чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча халык алдында тыңлаулар үткәрелгән. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү турындагы инициативаны хуплаган.