Бүген Мәскәүдә юридик фәннәр докторы, профессор О.Л.Дубовик истәлегенә "Экология, җир һәм аграр хокук үсешенең заманча тенденцияләре" VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үзде. Аны Россия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук Институты оештырды.
Конференция эшендә региональ һәм башкала вузлары, дәүләт учреждениеләре вәкилләре, шулай ук Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясеннән һәм Казахстан Республикасының “Туран” университетыннан килгән кунаклар катнашты.
Онлайн-режимда конференциягә ТР Пространство белешмәләре фондының экологик ярдәм секторының беренче категория белгече кушылды. Ул катнашучыларга Татарстан Республикасының нефть табучы районнарында шәһәр төзелеше эшчәнлеген башкарганда экологик һәм сәнәгать куркынычсызлыгы турындагы доклад тәкъдим итте.
Тулаем алганда, әлеге чара әйләнә-тирәне саклау проблемаларына, җир кулланылышы, экологик куркынычсызлыклар, экотуризм сораулары, әлеге өлкәдә хокук бозулар өчен каралган җаваплылык темасына багышланды.