Татарстанда Географик объектлар атамалары каталогын тулыландыру эшләре алып барыла

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан рус һәм татар телләрендә, шулай ук республика территориясендә тупланып яшәүче халыклар телләрендә Татарстанның географик объектлары атамаларын төгәлләштерү эшләре үткәрелә.

2021 елда Фонд сайтында ТР географик объектлары атамалары каталогы урнаштырылды, анда 3119 торак пункт атасамы (шәһәр, бистә, авыл, ж/д станцияләре) кертелде. Параллель рәвештә географик объектларның башка типлары атамаларын төгәлләштерү эшләре алып барылды, бу – елгалар, үзәнлекләр, таулар, сазлыклар, чокырлар, пристаньлар, урманнар, кордоннар, ярыклар, тукталыш пунктлары һ. б.

- Хәзерге вакытта Дәүләт географик атамалары каталогында республиканың 4600дән артык географик объекты теркәлгән, шуларны 1500 тирәсе Фонд сайтында урнаштырылган Каталогка кертелмәгән. Әлеге эшне дәвам итеп, белгечләребез тарафыннан энциклопедияләр, төрле белешмәләр өйрәнелеп, 800ләп атама билгеләнде. Шулай ук муниципалитетларга запрослар җибәрелде, бүгенге көндә 33 районнан җавап кайтарылды. Алар ярдәмендә татар телендә тагын 678 атама билгеләнелде, - дип сөйли эш барышы турында ТР Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов.

Килгән белешмәләрне барлаганда, белгечләр тарафыннан бер үк телдә берничә атама булуы ачыкланды. Мәсәлән, Алабуга районы администрациясе Ржавок күленең татар телендә ике атама тәкъдим итә: Тутыклы (“ржавый” сүзеннән) һәм Арышлы (“рожь” сүзеннән). Берничә объектның рәсми атамасы җирле халык телендәге исемнәрдән аерылып тора. Мәсәлән Мораса урманын Алексеевск районында яшәүчеләр Мораса бакчасы, дип йөртә.

- Атамаларны өйрәнгәндә географик объектларның татарча атамалары рус атамаларыннан мәгънәсе буенча аерылып торуына игътибар иттек. Аерым торак пунтк территорияләрендә тупланып яшәүче халыклар телләре дә йогынты ясый. Мәсәлән, Ярак-Чурминка елгасы удмуртлар яшәгән җирләрдә ага һәм аларның телләрендә “Чурминка” дип кенә әйтелә. Инверсияләр дә очрый. Мисал өчен, объектның русча атамасы Кызыл-Октябрь, татарчасы – Красный Октябрь. Мантыйк буенча, әлеге тәрҗемәләр киресенчә бирелергә тиеш, - ди пространство белешмәләре фондын һәм каталогын алып бару бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гыйниятуллин.

Республиканың барлык районнарыннан да кирәкле белешмәләрне туплагач, Каталог проектын уртак анализ һәм атамаларны төгәлләштерү өчен Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясенә тапшырачаклар. Географик объектлар атамалары каталогының ахыргы варианты ТР Пространство белешмәләре фондының рәсми сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International