Кичә ТР Пространство белешмәләре фонды" вәкилләре ТР "Татарстан Республикасында җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча методик таләпләр" альбомы презентациясендә булып кайтты.
ТР Пространство планлаштыруы институты тарафыннан оештырылган чарага республиканың проект оешмалары да чакырулы иде. Катнашучыларга "Татарстан Республикасында җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча методик тапләпләр турындагы" ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы приказын әзерләү максатында уздырылган тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге документның төп эчтәлеген карап, аның белән оптималь куллану буенча киңәшләр дә яңгырады. Очрашу проектантларның сорауларына җаваплар бирү белән төгәлләнде.