Россия Хөкүмәте Пространство үсеше стратегиясен декабрьдә расларга планлаштыра

2024 елның 25 июне, сишәмбе

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда РФ 2030 елга кадәрле пространство үсеше стратегиясен декабрьгә кадәр расларга планлаштыруы турында хәбәр итте.

Май аена бу сорау буенча стратегик сеесия узган иде. Мишустин сүзләренә караганда, яңа Стратегияне әзерләү буенча эшләр инде оештырылган, хөкүмәт тарафыннан барлык сораулар да җитди каралган.

Премьер хәзерге вакытта территориаль планлаштыруны пространство белешмәләре милли системасын кулланып алып барырга кирәклеген дә ассызыклады.

"Ул хәрвакыт хөкүмәт контролендә. Биредә сораулар регионара дифференциациясе төшүе белән дә бәйле булачак, бюджетара мөнәсәбәтләр зур роль уйнаячак, бюджет тәэмин ителүе ким дәрәҗәле субъектлар саны кимү дә", - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International