26-27 августта Татарстан нефть, газ һәм химия форумы - 2024 кысаларында "Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары" XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
Чара катнашучылары - Россиянең унлап регионыннан һәм чит илдән (Беларус, Үзбәкстан) килгән делегатлар, алар арасында - геодезия, картография өлкәсендәге алдынгы тармак компанияләре, фәнни, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре.
Конференция ачылышында Татарстан һәм Мордовия республикаларыны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлары Азат Кадыйров белән Андрей Мищенков, ТР буенча "Роскадастр" ГХК филиалы диреторы Артем Костин һәм ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов катнашты. Чараның модераторы - КФУ астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Ренат Загретдинов булды.
Эшлекле программа кысаларында спикерлар тарафыннан геомәгълүмати системаларны, шәһәр территорияләренең виртуаль цифрлы игезәкләрен, космос съемкалары нәтиҗәләрен анализлау сервисларын, пространство объектларын булдыруда ясалма интеллект куллану тәҗрибәсе каралды.