Августта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Яшел Үзән районының Ореховка авылы, Спас районының Никольское авылы һәм Тәтеш шәһәре чикләре кертелде.
Шул рәвешле, бүгенге көндә реестрда 3119 торак пункттан 2767 чиге турында белешмәләр бар (88,7%). Шуның 1049 районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән билгеләнде.
- ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре хәзерге вакытта республиканың 31 муниципаль районына кергән 54 торак пункт генераль планы өстендә эш алып бара. Алар арасында - Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Саба һәм Чистай районнары. Шулай ук җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү буенча эшләр дәвам итә - хәзер Фондта 111 проект эшкә алынган, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры урынбасары Дмитрий Малинин.
Барлыгы ЕГРНга 12701 территориаль зонадан 10 573 кертелгән, бу гомуми саннан 83% тәшкил итә.