Татарстан Республикасы Рәисе премиясен тапшыру комитеты Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте.
Премия проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм коммерцияле булмаган секторга зур өлеш керткән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга тапшырыла. Шулай ук ул республикада гражданлык җәмгыяте институтын үстерүгә күпъеллык шәхси өлешен керткән гражданнарга да бирелә.
Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2024 елның 23 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт.
Тәкъдим итү шартлары белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm.