Бүген Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе старт ала. Чараның оештыручылары – ТР Министрлар Кабинеты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Пространство белешмәләре фонды, Казан федераль университеты һәм “Казан Экспо” МКҮ.
Быел конференция барышында территорияләрнең тотрыклы үсеше өчен геодезия һәм геомәгълүмати системаларын куллану, заманча геодезия һәм картография җиһазларын куллану тәҗрибәсен өйрәнү сорауларын күтәрү, шулай ук кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә геодезия һәм геомәгълүмати технологияләр үсешенең мәсьәләләрен һәм перспективаларын ачыклау тәкъдим ителә.
Конференция программасы.
Шулай ук конференцияне сылтама аша карап булачак: https://rutube.ru/video/f4b57083014ff1587e18b767d98dba5a/
Иртәгә, 27 августта, конференция КФУның Шәһәр астрономия обсерваториясендә һәм В.П.Энгельгардт ис. Астрономия обесрваториясендә дәвам итәчәк.