ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектларын эшләү һәм раслау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Җомга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республиканың проектлы оешмалары катнашында шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү сораулары буенча киңәшмә узды.

ВКС режимында киңәшмәгә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, "Роскадастр" ГХК филиалы, Пространство белешмәләре фонды, Пространстволы планлаштыру институтының җаваплы вәкилләре, шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Бавлы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара һәм Лаеш районнарының башкарма комитеты җитәкчеләре һәм архитекторлары кушылды.

Катнашучылар территориаль планлаштыру документларын эшләп чыгару, әзер ПЗЗларны раслау, шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында территориаль зоналар чиген вакытында кертү кебек сораулар һәм проблемаларны карап чыкты.

Шундый ук форматтагы киңәшмә бүген исемлеккә кермәгән муниципаль районнар белән дә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International