Замана таләпләренә туры килгән геодезия җиһазлары мөмкинлекләре каралды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

“Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне Казан федераль университетының Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасында узды.

Катнашучыларга заманча геодезия җиһазлары турында сөйләп, аларның техник мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Соңрак, Энгельгардт исемендәге шәһәр читендәге Астрономия обсерваториясенә күченгәч, конференция кысаларында әзерләнгән докладлар тәкъдим ителде. Чара планетарийда фәнни фильм карау белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International