Фондның пространство белешмәләре идарәсе бүген ел саен Россия күләмендә узучы космос фотосурәтләрен ясауга 2024 елга гаризалар кабул итү һәм Җирнең дистанцион зондлау (ДЗЗ) белешмәләрен гамәлдә куллану буенча киңәшмәдә катнашты.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләре урнашу урынын билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков рәислеге астында ВКС форматында узган чираттагы киңәшмәдә катнашты.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын Коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада республика рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында "Бердәм килештерү кабинеты" проектын гамәлгә ашыру буенча ТР Пространство планлаштыру институты вәкилләре белән киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды татар телендә, шулай ук республика территориясендә җыйнак яшәүче халыкларның милли телләрендә ТР географик объектлары атамалары каталогын булдыру һәм яңарту буенча эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшләр тулысынча тәмамланды. Соңгысы булып Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Киров өлкәсе белән чик кертелде. Тулаем алганда, Татарстан 8 төбәк белән чиктәш: Башкортостан, Марий Эл, Чуваш һәм Удмурт республикалары, Оренбург, Самара, Ульяновск һәм Киров төбәкләре.
"Яңа заман өчен көчле фикерләр" форумына гаризалар кабул итү башланды. Форум оештыручылары - Стратегик инициативалар агентлыгы, Росконгресс Фонды һәм ВЭБ.РФ.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды юбилее уңаеннан алдынгы хезмәткәрләргә грамоталар һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" дәүләт бюджет учреждениесе 24 декабрьдә үзенең 5-еллыгын билгели!